САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Ләшәү авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Ситдиков Гата Ситдыйк улына бүген 90 яшь тулды

Олуг юбилее белән аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, авылдашлары, балалары тәбрикләделәр.

 Фәрит Мөнәвирович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, үз исеменнән изге теләкләр җиткереп, истәлек бүләкләре тапшырды. Шушы авылда туып-үсә, туган авылында хезмәт итә ветеран. 3 ел Батумида хәрби хезмәттә була. Аннан кайткач, ике ел тимерьюлда эшли. Авылына кайтып, 21 ел бригадир, 21 ел терлекчелектә хезмәт куя. 1954 елда гаилә кора. Хатыны Мәгъбүдә апа белән 4 бала үстерәләр. Бүгенге көндә тормыш иптәше һәм бер улы вафат. 2 улы һәм бер кызы гаиләле, Әлмәт шәһәрендә яшиләр. Әтиләре янына даими кайтып, аның хәлен белеп, ярдәм итеп китәләр. 
Бу хакта тулырак газетабызның 2019 елда чыгачак санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев