САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сәлим абый гаиләдә 16 баланың өченчесе булып туган

Сарман авылында яшәүче Баязитов Сәлим Садыйк улына бүген 70 яшь тулды.

Гомере, тормыш юлы аның төзелеш белән бәйле. Өч дистә елдан артык МСОда хезмәт куеп, ул райондагы объектлар, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге корылмалар төзелешенә зур өлеш кертә. Фидакарь хезмәтен бәяләп, хөрмәт итеп, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов юбилярга, изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миңнеголов та сихәт гомер, тигезлек теләде. Сәлим абый тормыш иптәше Фәния апа белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга югары белем алырга ярдәм иткәннәр. Бүген һәркайсының яраткан эше, гаиләсе бар. Әти-әниләрен оныклар белән сөендерәләр. 9 оныкны да тигез яратабыз, диләр әби-бабалары да. Тигезлектә куанычлы гомер кичерергә, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын Баязитовларга. Алтын туйларына парлап җитсеннәр.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев