САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әсхия апа гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Асхия апа тормышның ачысын да, төчесен дә күп күргән.

Бүген Ләшәү Тамак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мортазина Асхия Мортаза кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
 Асхия апа тормышның ачысын да, төчесен дә күп күргән. Сугыш башлануга, колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. Соңрак урман кисә, торф чыгарырга бара. Ялгызы өч баланы аякка бастыра, күп еллар иренең әнисен тәрбияли, кадерләп соңгы юлга озата.
 Асхия апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны юбилее белән “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәридә Рәхимова, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Гөлмира Ситдыйкова да тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
 Асхия апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев