САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның төзүчеләр көне белән котлавы

Районыбызның хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән Төзүчеләр көне белән котлыйм.

Төзүчеләр тырышлыгы белән районыбызда яшәү өчен лаеклы шартлар тудырыла, туган төбәгебез төзекләнә, матурлана. Районыбызның инфраструктурасы үсә һәм ныгый. Сезнең хезмәт — һәркемнең күз алдында. Киләчәктә дә төзүче һөнәре хөрмәтле һәм кирәкле, ә хезмәтегез нәтиҗәләре озак еллар районыбыз горурлыгы булыр, киләчәк буыннарга хезмәт итәр, дип ышанам.

Бәйрәм белән котлап, барлык төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннарына олы рәхмәтемне җиткерәм, ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев