САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан райондашларга мөрәҗәгате

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

Моннан егерме тугыз ел элек,1993 елның 12 декабрендә, Россия дәүләте гражданнарның күпчелеге тарафыннан тавыш биреп хупланган Төп законына ия булды.

Тарихи күзлектән чыгып караганда, егерме тугыз ел зур вакыт булып тоелмаска да мөмкин, билгеле. Ләкин шушы еллар Россиянең күпмилләтле халкы өчен чиктән тыш әһәмиятле булып әверелгән бөтен бер дәверне эченә алды. Җәмгыятьтә җитди низаглар булдырмый калып, илебез сынау елларын лаеклы узды, киләчәгебез иминлеге өчен ышанычлы хокукый нигезләр салынды. Конституция Россия Дәүләтенең федератив корылышы нигезләрен ныгытты, аның прогрессив үсешен тәэмин итте. Гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды.

Бу бәйрәм көнне без Татарстан Республикасының Бөек Россия иле язмышына катнашы булуы белән горурланабыз. Безнең тыныч, имин, тотрыклы тормыш төзүдә омтылышларыбыз, теләкләребез уртак.

Милләтебез, динебез, яшәгән җиребез, җәмгыятьтә тоткан урыныбыз төрле булсада , Төп Законны хөрмәт итү, аның нормаларын, принципларын үтәү – безнең гражданлык бурычыбыз. Илебезнең иминлеге һәм алга таба үсеше һәр гражданның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, һәр төбәкнең уңышына бәйле. Ышанам: Конституция нормаларын һәм нигезләмәләрен төгәл үтәсәк, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен һәрдаим җаваплылык тоеп яшәсәк, без сынауларның барысын да җиңеп чыгачакбыз!

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәм. Һәрбарчагызга тынычлык, бәхет, иминлек һәм районыбыз, туган республикабыз, илебез хакына игелекле хезмәтегездә, барлык башлангычларыгызда зур уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев