САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарман авылында яшәүче Гүзәл һәм Риф Нуриәхмәтовлар алтын туйларын билгеләп үттеләр

Сарман авылында яшәүче Гүзәл һәм Риф Нуриәхмәтовлар алтын туйларын – бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр.

“Ныклы гаилә” – федераль һәм “Мәхәббәт юлы буйлап” республика проектлары кысаларында, аларны истәлекле көннәре уңаеннан котлап, район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Юбилярларны шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенң социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр.

Гүзәл Салих кызы һәм Риф Нурмөхәммәт улы – гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, райондашларның хөрмәтен казанган мөгаллимнәр. “Киләчәк көннәрегезне дә шатлык бизәсен, барча эшләрегездә уңыш юлдаш булсын. Күңелегезгә якын һәм кадерле кешеләр янәшәсендә, җан тынычлыгы белән, кадер-хөрмәттә гомер кичерергә язсын”, - диелә район башлыгының котлау хатында. Ихлас котлауларга без дә кушылабыз.

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев