САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сәлимә апаның 95 яшен дә бергәләп каршы алдык

Әле яңа гына кебек, Сарысаз Тәкермән авылында яшәүче Гыйләҗева Сәлимә Фәрвәй кызының 90 яшен билгеләп үткән идек.

Сизелми дә биш ел узып киткән, бүген 95е белән тәбрикләдек. Үзгәрмәгән, СөбханАлла, шул ук мөлаем, сөйкемле, ил-көннәргә хәерхаһлы ветеран каршы алды. Юбилярны истәлекле көне белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова, балалары, якыннары да Сәлимә апага сихәт гомер, кадер-хөрмәттә яшәвен теләделәр.
- Бер метрлы карчык булсам да, тамырым киң. Аллаһка шөкер, 6 балам бар, 14 онык, 11 кияү, 7 килен, берсе булырга тора, - диде юбиляр, сөенеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйбыз сэлэмэтлек тыныч тормыш телибез Сагит Кадрия