САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Саклаубаш авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Кәүҗияк авылында яшәүче Газизова Ләйсән Габделхәй кызының бүген -55 яшьлек юбилее.

Саклаубаш авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Кәүҗияк авылында яшәүче кадерле кешебез-әниебез, әбиебез Газизова Ләйсән Габделхәй кызының 19 апрельдә-55 яшьлек юбилее.

Безнең күңелләрне җылытып яшәүче иң газиз кешебез! Сине чын күңелдән матур гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Тән сихәтлеге, иман байлыгы гомерлек юлдашың булсын. 
Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, кадерледән-кадерле син! Ходай биргән гомерне әтиебез Әнәс белән тигезлектә, муллыкта, без-балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, тормышның рәхәтенә төренеп яшәргә насыйп итсен. 
“Әни”, -диеп әйтер кешең булу, 
Нинди бәхет бит ул дөньяда. 
Шатлыкларың булса-уртак була, 
Кайгыларың булса-югала. 
“Балаларым”,-диеп өзелеп тордың, 
Ким-хур итеп безне йөртмәдең. 
Алтыннан да кыйммәтрәк, әни 
Сине әйткән һәрбер сүзләрең. 
Шатлык-сөенечләр ташламасын, 
Кайгы-борчу капка какмасын. 
Ходай сине бары безнең өчен, 
Күз карасы кебек сакласын. 
Иң изге теләкләр белән, балаларың Илназ-Айгөл, Айзат-Алсу, Алсу-Илназ, оныкларың Инсаф, Камилә, Данис. Бу теләкләргә әтиебез Әнәс, әби-бабайлар да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев