САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шагыйрә Вәсимә Хәйруллинаның иҗат кичәсе үтте

Бүген “Сарман” кинотеатрында зур әдәби чара үткәрелде.

Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән иҗат бәйрәменә бик күп кунаклар чакырулы иде. Алар барысы да Чураш авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә, балалар язучысы, мәгариф ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Хәниф Хәйруллин исемендәге премия лауреаты Вәсимә Лотфулла кызы Хәйруллинаны хөрмәт итеп, аның 80 яшьлек юбилее уңаеннан котларга килгәннәр иде. Чарада катнашкан район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, аның урынбасары Индира Сәхипова, Яр Чаллы шәһәре язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Факил Сафин, язучы Фоат Садриев, галим, шагыйрь, академик Дамир Гарифуллин, “Рухият”нең сәнгать мөхәррире Рамил Миңнуллин, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, якташлар җәмгыяте рәисе Алмаз Ишморатов, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрә Клара Булатова, Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, “Сарман таңнары”, “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәләре әгъзалары, Вәсимә апаның башка каләмдәшләре, сыйныфташлары, укучылары, коллегалары, авылдашлары, туганнары, балалары һәм аның иҗатын хөрмәт иткән райондашлар иң матур теләкләрен җиткерделәр, якты истәлекләрен уртаклаштылар. Вәсимә апа, гөл-чәчәкләргә күмелеп, сәхнә түрендә кояш кебек балкып утырды. Аның шигырьләрен балалар да сөйләделәр, шагыйрәнең сүзләренә иҗат ителгән җырларын башкардылар. Шагыйрәнең балалар өчен язган шактый шигырьләренә көй иҗат иткән композитор Гөлнара Мөхәммәтдинова-Якупова да “Чурашым” җырын бүләк итте. Видео аша да юбиляр матур теләкләр кабул итте. Укытучыга хезмәт куйган коллективы, яраткан җырчыбыз Илсөя Бәдертдинова да сәлам юллады. Өч сәгатьтән артык барган очрашу һәркемнең күңелендә бары җылы хатирәләр калдыргандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев