Рәзинә апа 95 яшен билгеләп үтә
Сарман авылында яшәүче Нуруллина Рәзинә Хәйрулла кызына бүген 95 яшь тулды.
Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, балалары, оныклары да Рәзинә апага сихәт гомер, киләчәктә дә кадер-хөрмәт теләделәр.
Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев