САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады

Ул истәлекле датаны Казанда узучы «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры белән бәйләп котлады.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында язылучыларны Халыкара туган тел көне белән тәбрик итте.

Республика җитәкчесе видеоролик та урнаштырган, аның геройларына туган телне куллану көч бирә һәм нәтиҗәдә фиджитал-турнирда җиңү алып килә.

«Халыкара туган тел көне белән! Һәр телдә халыкның җаны чагыла. Туган телебезне саклыйк», - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм республика халыклары Ассамблеясы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның татарстанлыларны Халыкара туган көне белән котлавы хакында хәбәр иткән иде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tatarstan-xalkyn-xalykara-tugan-tel-kone-belan-kotlady-5883474

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев