САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Республика көне белән!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән республикабызның иң зур дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән котлыйм.

Халкыбызның тырыш хезмәте, аның буыннан-буынга тапшырылып килә торган бай мирасы районның уңышлы үсешенең нигезен тәшкил итә. Сарман республикада үзенең лаеклы урынын алып тора. Район үзәгендә, Җәлил бистәсендә, авылларда күп кенә федераль, республика, муниципаль программалар тормышка ашырыла: юллар салына, мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, клублар ремонтлана, йортлар төзелә. Яшьләргә белем алу, сәнгать, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр арта, өлкән буын даими кайгырту тоеп яши. Район игенчеләре дә бәйрәмне хезмәт уңышлары белән каршылыйлар, урып-җыю эшләре уңышлы дәвам итә. Нефтьчеләребез, Җәлил бистәсе халкы аңа юбилейлар елында аеруча күтәренке кәеф белән киләләр. Уңышларыбыз алга таба да мулдан булсын. Барчагызга чын күңелдән куанычлы гомер, иминлек, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге телим. Республика көне котлы булсын! 
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев