САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Районның десантчыларын бәйрәм белән тәбрикләделәр+ВИДЕО

Бүген һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр зур горурлык хисе кичерәләр.

Ватан алдындагы хәрби бурычларын лаеклы үтеп кайткан солдатлар - ветераннар бүген район үзәгенең ял паркында урнашкан һәйкәл янына җыелдылар. Тантаналы төстә хәрби байрак күтәрелгәндә, мөгаен, һәркайсы күңелләреннән армиядә булган вакытларын искә төшергәндер. Районыбыз десантчыларын истәлекле бәйрәмнәре белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, хәрби комиссар Дашгын Гасанов тәбрикләделәр. Музыкаль сәламнәр, башка изге теләкләр дә десантчыларга хөрмәт йөзеннән яңгырады. Соңыннан һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлгә такыялар, тере чәчәкләр куелды.

Чараны оештыруда район мәдәният йорты хезмәткәрләре зур тырышлык куйдылар.

Автор: Альбина Сабирова.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев