САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Райондашыбыз туган көнен бәйрәм итә

Сарман кызы – ТР атказанган артисткасы Гүзәл Гайнуллина туган көнен билгеләп үтә.

Якташыбыз - Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гүзәл Гайнуллинаның бүген - туган көне. Ул - Сарман кызы, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдәният институтында белем алды. Бүгенге көндә Гүзәл Хөсәен кызын тамашачылар ул уйнаган “Әллә язмыш, әллә ялгыш”, “Туй алдыннан”, “Мәхәббәт чишмәсе”, “Соңгы риваять”, “Сакла, шартласын” кебек спектакльләрдә дә күреп беләләр. Ул күбрәк төп рольләрне башкара, бик көчле артист.
Без Гүзәлгә чын күңелдән бәхет, иҗади уңышлар, исәнлек-саулык, гаилә иминлеге телибез. Яңа рольләр булып торсын, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәргә язсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев