САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Райондашыбыз олуг юбилеен бәйрәм итә

Бүген районыбыз үсешенә мәртәбәле өлеш керткән хөрмәтле шәхесләрнең берсе - Сарман авылында гомер кичерүче Шәехов Марс Мөхли улына 75 яшь тулды .

Олуг юбилее белән аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләр белән, районның социаль- икътисади тормышына керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырды . Тормыш иптәше Ләйсән Сабир кызы белән гаилә корып яши башлауларының 50 еллыгы - алтын юбилейлары уңаеннан да Шәеховлар котлаулар кабул иттеләр. Район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова, район Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, кода-кодагыйлары, балалары, киленнәре, оныклары, туганнары да юбилярларга тигез тормыш, сәламәт гомер теләделәр.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев