САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Ураза Гаете белән котлый

Ураза Гаете мөбарәк булсын!

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән җир йөзендәге барлык мөселман дөньясы өчен бик кадерле булган, иң хөрмәтле, иң олуг бәйрәмнәрнең берсе – изге Ураза Гаете белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм ислам динен тотучы халыкларның матур сыйфатларын, тарихи традицияләрен һәм милли гореф-гадәтләрен чагылдыра. Элек-электән мөселманнар үзләренең изге теләкләрен, туган якларында тынычлыкка, үз йортындагы татулыкка өметләрен шушы бәйрәм белән бәйләгәннәр.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Сезнең үрнәк гамәлләрегез күп. Сез кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәтнең мисалы булып торасыз. Игелек һәм шәфкатьлелек гәүдәләнеше булган изге Рамазан аенда гына түгел, районыбыз тормышында актив катнашып, халыкара һәм конфессияара дуслык традицияләрен ныгытуга, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез. Мәңгелек кыйммәтләр, рәхим-шәфкать, игелек, мәрхәмәт кебек асыл сыйфатларны халыкка вакытында җиткереп яшәвегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм!

Ураза Гаетенең шифалы догалары һәр мөселман кешесе күңеленә үтеп, тоткан уразаларыбыз кабул булып, биргән сәдакаларыбыз саваплы булсын, изге ниятләребез тормышка ашсын. Рамазан аенда башкарган игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын, Аллаһы Тәгалә иминлек һәм аяз күк йөзе насыйп итсен иде.

Изге бәйрәм көнендә һәр йортта шатлык, аңлашу, иминлек булсын, дип телим. Ураза бәйрәме күңелләргә тынычлык, ышаныч алып килсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм мул тормыш телим! Ураза Гаете мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев