САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Габдулла Тукай тууының 135 еллыгы һәм туган тел көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле райондашлар!

Бүген бар татар дөньясы халкыбызның сөекле һәм бөек улы Габдулла Тукайның туган көнен - 135 еллык юбилеен билгеләп үтә. 

Габдулла Тукай - татар халкының горурлыгы, сүнмәс йолдызы. Милләтебезне бар дөньяга таныткан халык җырчысы. Бөеклеге һәм шул ук вакытта искиткеч халыкчанлыгы белән үзен татар дип санаган һәр кешенең күңелендә мәңгелеккә урын алган иң бөек шәхесләрнең берсе. 

Шуңа да бу истәлекле көндә тагын бер гүзәл бәйрәмнең – Туган тел көненең - билгеләп үтелүе очраклы түгел. Чөнки татар теле, татар язмышы, Бөек Тукай – ул аерылгысыз төшенчәләр.

2021 ел Президентыбыз Р.Н.Миңнеханов Указы белән ”Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип, ә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы тарафыннан “Татар халкы бердәмлеге елы” дип игълан ителүе зур әһәмияткә ия.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда бүген 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Ләкин бу телләрнең яртысының үз язулары да юк. ЮНЕСКО билгеләве буенча, алар якын киләчәктә юкка чыгу, тел йөртүчеләреннән мәхрүм калу алдында тора.

Тел – рухи һәм матди мирасны саклап калу һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. Туган теле барның милли юлы бар, милли йөзе бар һәм шәхес, кеше буларак абруе бар. Теле барның иле бар, ди халкыбыз мәкале. Шул фикерне киләчәк яшь буынга җиткерү – безнең бурыч.

Туган телебез искиткеч гүзәл, моңлы телләрнең берсе. Ул безгә борынгы ата-бабаларыбыздан, кадерләп сакланып, җәүһәр ташлар дәрәҗәсендә безгә килеп җиткән зиннәтле тел. 

Ул Тукай, Дәрдмәнд, Каюм Насыйри, Хәсән Туфан, Һади Такташ, Мөхәммәт Мәһдиевләр кебек бөек шәхесләрнең теле. 

Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Рафаль Ильясов, Таһир Якупов, Хәйдәр Бигичев, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Фәридә Кудашева, Әлфия Афзаловаларның моңнары белән сугарылган тел. 

Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Гадел Кутуйлар дошман белән көрәштә байрак итеп күтәргән тел. 

Хөрмәтле милләттәшләр! Бу кадерле мирасыбыз – туган телебез буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын. Шушы изге телебезнең кадерен белик. Күз карасыдай саклыйк. 

Бәйрәм белән!

 

Сарман муниципаль район Башлыгы

Ф. М. Хөснуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев