САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Корбан гаете белән котлый

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Бүген без ислам дөньясының күркәм бәйрәмен – Корбан гаетен билгеләп үтәбез. Әлеге бөек бәйрәмне бөтен дөнья мөселманнары түземсезлек белән көтеп ала. Бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар. Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе – Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Раббыбызга корбан китереп, без җаннарыбызны пакъләндерәбез, гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап, гаделлек, шәфәгать, игелек, рухи камиллеккә ирешергә омтылабыз. Олы бәйрәм көнендә һәркем Аллаһы Тәгаләдән киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорый. Шөкер, районыбызда да елдан-ел дингә килүчеләр, намазларын торгызучылар, корбаннар чалып, якыннарын һәм мохтаҗларны шатландыручылар арта бара.
Хөрмәтле райондашлар!  Барчагызны да олы һәм изге Корбан гаете белән котлыйм! Ул һәммәбезгә дә иман нуры, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәп, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен, җан җылысы, шатлык һәм муллык бүләк итсен! Дөньяларыбызга  танычлык, барыбызга да исәнлек-саулык һәм бәрәкәт телим.

Реклама

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X