САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне – барыбыз өчен дә зур бәйрәм.

Бу көнне без авыл кешесе хезмәте алдында баш иябез, аңа ихтирамыбызны белдерәбез. 

Район хезмәтчәннәре бәйрәмгә зур хезмәт уңышлары белән килделәр. Ашлыкның тулаем җыемы буенча без республикада иң алдынгылар рәтендә торабыз. Моңа барлык механизаторларның, белгечләрнең фидакарь хезмәте белән ирешелде. Терлекчелек тармагында, эшкәртү өлкәсендә, крестьян- фермер хуҗалыкларында 
ирешкәннәр дә куанычлы. Барчагызга да тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. 
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, мөхтәрәм ветераннар! Бәйрәм уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез. Сезгә, гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яңа хезмәт җиңүләре телим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев