САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы барлык әниләрне Әниләр көне белән котлый

Әниләр көне белән!

Без ел саен Әниләр көнен зур дулкынлану, күңелебездә аларга карата чиксез ярату, ихтирам хисләре белән каршы алабыз. Әниләр — тормышыбызның яме. Кеше ничә генә яшьтә булса да, төпле киңәшләр сорап, әнисе янына килә, чөнки әни һәрчак баласын аңлый, үз ярдәменнән ташламый. Әниләргә нинди генә теләкләр теләсәк тә, күпме генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр. Һәрчак аларга игътибарлы һәм мәрхәмәтле булыйк! Бәйрәм көннәрендә шулай ук тәрбиягә бала алып, аларга ана назын бүләк иткән ханымнарга, яшьлекләре сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән, Бөек Җиңүне якынайткан апаларыбызга, әбиләребезгә чиксез рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез.

Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим. Балаларыгызның кадер-хөрмәтендә, һәр туар таңга сөенеп, озын гомер кичерегез. Күңел күтәренкелеге, килер көнгә ышаныч һәм өмет сезне беркайчан да ташламасын. Бөтен уйтеләкләрегез чынга ашсын.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев