САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район автомобильчеләре бәйрәм иттеләр

28 октябрь – автомобильчеләр көне. Шул уңайдан районның “Хуҗалык тәэминаты” унитар предприятиесе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде. Ул район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән теләкләрен җиткереп, Ләззәт Мәүләвиевка, Илшат Мәрдановка, Ринат Даутовка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырды. Үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдереп, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин мәктәп автобусларын идарә итүче йөртүчеләр Роберт Шәймәрдановны, Илдар Борһановны, Шамил Зыятдиновны Мактау грамоталары белән бүләкләде. Унитар предприятие директоры Рамил Ризатдинов та иң изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм мул табын артында уен-көлке, җыр-биюләр белән күңелле үтте. 
Юлларыгыз имин, хәвеф-хәтәрсез булсын, хөрмәтле йөртүчеләр.

Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев