САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Раян абый белән Мөзәянә апа тимер туйларын билгеләп үттеләр

Күптән түгел Сарман авылында яшәүче Раян Илһаметдин улы һәм Мөзәянә Бари кызы Илһаметдиновлар тимер туйларын – гаилә коруларының 65 еллыкларын билгеләп үттеләр.

Аларны истәлекле гомер бәйрәмнәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде һәм район башлыгының Рәхмәт хатын, кыйммәтле бүләген тапшырды.
“Сез – районыбызның олы хөрмәткә лаек ветераннары. Озак еллар төзелеш өлкәсендә һәм ветеринария тармагында куйган намуслы хезмәтегез, бүгенге көнгәчә ветераннар хәрәкәтендә актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең бердәм гаилә учагы, тормыш юлыгыз – һәркем сокланырлык үрнәк тәҗрибә мәктәбе”, - диелгән иде район башлыгының Рәхмәт хатында.
Бәхетле парны гомер бәйрәмнәре белән район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов тәбрикләделәр, матур теләкләрен җиткерделәр.
Раян абый белән Мөзәянә апа хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев