САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рангазарда Сәмига апа укытмаган укучы бармы икән +ВИДЕО

Бүген Рангазар авылында яшәүче Кыямова Сәмига Салих кызына 90 яшь тулды.

Аны хөрмәт итеп, балалары, онык-оныкчыклары җыелганнар. Юбилярны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Айназ Шәрипова, район мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров, авыл ветераннар советы рәисе Азия Хисаметдинова, хезмәттәшләре тәбрикләделәр, сихәт гомер теләделәр.
“Еллар узса да, Сездәге матурлык әле дә сакланган. Күңелегез әле картаймаган, чөнки Сез замана белән бергә атлыйсыз”, - диде озак еллар бергә эшләгән хезмәттәше Земфира Кәшапова.
- Сез биргән аң-белем, тәрбия белән тормыш юлыннан атлыйбыз. Укытучы булып китүемдә дә өлешегез зур, хөрмәтле укытучым! – диде озак еллар үзе дә укытучылык эшен башкарган, хәзер инде авылда ветераннар советын җитәкләүче Азия Хисаметдинова.
Сәмига апа, чыннан да, - зур ихтирамга лаек кеше, хезмәт юлы да данлы һәм хөрмәтле.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

 

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев