САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәйсә апаның 95 яшен дә бергәләп бәйрәм итәргә насыйп булды

Югары Әхмәт авылында яшәүче Салихова Рәйсә Салих кызына бүген 95 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Резедә Сәлимгәрәева, авыл ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ризатдинова, балалары, кияү-килене, оныклары да Рәйсә апага сихәт гомер, куанычлы картлык теләделәр.
- Ил-көннәребез тыныч булсын, догамнан калдырмыйм, һәркемгә исәнлек телим. Тормышымнан канәгать мин, үткәннәргә үкенмим, - диде Рәйсә апа.
90 яшендә күрешкән идек, тагын насыйп булды котларга үзен. Киләчәктә дә күңелле очрашулар насыйп итсен, Рәйсә апага сәламәт гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев