САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Районның күренекле педагоглары зөбәрҗәт туйларын сайлау участогында бәйрәм иттеләр

Гомерләрен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Риф Нурмөхәммәт улы белән Гүзәл Салих кызы Нуриәхмәтовларның гаилә корып яши башлауларына 55 ел булган.

Нәселнең гомуми педагогик стажы 200 елны тәшкил итә. Районның җәмәгать тормышында, агитация-пропаганда эшләрендә актив катнашкан мөгаллимнәрнең гаилә бәйрәме нәкъ менә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көненә туры килүе дә символик көчкә ия. Зөбәрҗәт туйлары уңаеннан җылы тәбрик сүзләрен Нуриәхмәтовлар сайлау участогында кабул иттеләр. Юбилярларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов котладылар, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырдылар. 2531 санлы сайлау участогы комиссиясе рәисе Газинур Габидуллин да ихлас теләкләрен җиткереп, бүләк тапшырды. Күренекле шагыйрь, академик Дамир Гарифуллин, парга тигез тормыш теләп, яңа китабын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев