САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Район башлыгы Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикли

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм.
Ватанга тугрылык, рух ныклыгы, батырлык үрнәкләрен чагылдыру чы бу бәйрәм күптән инде бөтенхалык бәйрәменә әверелде. Без һәрчак аны илебез Хәрби Көчләренең данлыклы җиңүләре белән бәйлибез һәм урынлы горурланабыз.
Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Илебез Президенты Владимир Путин һәм республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан иттеләр. Халкыбызның данлы үткәне турындагы истәлекләрне буыннан-буынга тапшыру, батырлар үрнәгендә илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбияләү, ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә төрле яклап булышу, каһарманнарыбызның якты истәлеген мәңгеләштерү – безнең изге бурычыбыз.
Бүген Ватанга хезмәт итүнең данлы традицияләрен дәвам итүчеләргә, патриотизм, ант, хәрби бурыч һәм хәрби туганлык кебек төшенчәләрне үз тормышында бар нәрсәдән өстен куючыларга – зур хөрмәт һәм дан!
Хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә исән-сау туган якларга җиңеп кайтуларын телим. Батыр уллар үстергән әти-әниләренә, егетләрнең гаиләләренә зур рәхмәтемне җиткерәм. Бәйрәм белән котлап, һәр гаиләгә – игелек, бәхет, татулык, ветераннарга – сәламәтлек һәм озын гомер, офицерларга һәм солдатларга – уңышлы хезмәт, илебезгә тынычлык, иминлек телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев