Район башлыгы торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә
.
Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Торак-коммуналь комплексы һәм халыкка көнкүреш хезм әте күрсәтү өлкәсе районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системалары булып санала. Тырыш хезмәтегез белән Сарман районы инфраструктурасының яшәү сәләтен тәэмин итеп, сез халыкка уңай шартлар тудыруга, тормышыбызны яхшыртуга зур өлеш кертәсез. Әлеге мөһим булып саналган тармакларны үстерүгә үз өлешләрен керткән барлык ветераннарга зур рәхмәтемне белдерәм. Һөнри традицияләрне дәвам итеп, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә намус белән хезмәт итүче һәркемгә рәхмәтлемен.
Авыр һәм мактаулы хезмәтегездә уңышлар телим. Эшегез кешеләргә куаныч китерсен, һәм сезгә аларн ың рәхм әтен һ әм шатлыклы елмаюларын алырга язсын. Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч тормыш телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев