САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин хатын-кызларны 8 Март белән котлый

Хөрмәтле хатын-кызлар, районыбызның гүзәл затлары!

Сезне 8 Март — Халыкара хатынкызлар көне белән ихлас күңелдән котлыйм! 
Сез һәрберегез иң ягымлы мактау сүзләренә һәм олы ихтирамга лаек. Бәйрәмне, чәчәкләргә, назга, кадерхөрмәткә күмелеп, шатлыклы хисләр белән каршыларга язсын. 
Сез — бу дөньяда безнең өчен тормыш чыганагы, бар нәрсәгә җан өрүче, ямь өстәүче илаһи затлар. 
Районда сез фидакарь хезмәт куймаган бер генә тармак та юк: җирле үзидарә, хокук саклау органнары, авыл хуҗалыгы, нефть сәнәгате, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, төзелеш өлкәсе, тораккоммуналь хуҗалыгы хезмәтләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, кече һәм урта эшмәкәрлек һәм башкалар... Районыбызның җәмәгать тормышында да сез актив катнашасыз. 
Шул ук вакытта, бүгенге киеренке тормыш ритмында вакыт белән бергә атлап, заманча яшәргә дә, балалар тәрбияләргә дә, гаилә учагын сүндермичә саклап тотарга да өлгерәсез. Мәхәббәт, гаилә, балалар, туган йорт кебек кешелек дөньясының мәңгелек кыйммәтләре бары тик сезнең белән бәйле. Нәкъ менә шагыйрь әйткәнчә: сүнәр иде тормыш, сез булмасагыз әгәр дөньяда!
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезгә мактаулы хезмәтегез, районыбыз үсешенә керткән өлешегез, безгә гаилә җылысын бирүегез, уллар-кызлар үстерүегез өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Ветераннарыбызга, яшьлекләре, балачаклары сугыш елларына туры килгән апаларга, күп балалы аналарга, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә сугышчан бурычларын үтәгән һәм махсус хәрби операциядә катнашкан газиз улларын югалткан аналарга, бүген дә батыр улларын көтеп яшәүче әниләргә аеруча зур хөрмәтемне юллыйм. Илебезгә тынычлык килсен, бәхетле, шатлыклы очрашулар насыйп булсын. 
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, һәр эшегездә уңышлар телим. Бәхетле булыгыз! Бәйрәм белән!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев