САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

Халыкара хатын-кызлар көне белән!

Хөрмәтле хатын-кызлар, районыбызның гүзәл затлары! Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. 
8 Март бәйрәме сезгә язгы рух күтәренкелеге, яхшы кәеф, яңа якты хыяллар бүләк итсен, матур уй-теләкләрегез чынга ашсын. 
Һәрберегезнең шатлык һәм хөрмәт бирүче яраткан эше булсын. Төрле өлкәләрдә районыбыз үсеше өчен куйган хезмәтегез, җәмәгать тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. 
Өлкән буын вәкилләренә, хезмәт һәм тыл ветераннарына, күп бала тәрбияләүче аналарга һәм ятимнәргә ана назы биргән олы җанлы ханымнарга; бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы лачын йөрәкле, кыю ир-егетләрнең әниләренә, тормыш иптәшләренә, кызларына, апа-сеңелләренә; Илебез иминлеген саклаучы батырларыбыз өчен үзләренең йөрәк җылысын кушып киемнәр теккән, бәйләгән, ризыклар әзерләгән, төрлечә ярдәм күрсәткән барлык хатын-кызларга чиксез хөрмәт сүзләремне җиткерәм. 
Хөрмәтле хатын-кызлар! Киләчәк көннәрегез аяз һәм якты, тормышыгызда мәңге яз булсын. Сезнең өчен кояш көлсен, кошлар сайрасын, һәр көн бәхетле мизгелләр генә бүләк итсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, һәр эшегездә уңыш, бәхет телим. Гаиләләрегездә иминлек булсын, бу матур язлар белән илкөнебезгә, бар дөньяга тынычлык килсен. 
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев