САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ватанны саклаучылар көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм.

23 февраль — батырлык, рухи көч, туган иленә һәм хәрби бурычына тугрылыкны намус эше, яшәү нормасы иткән кыю затлар бәйрәме. Йөз елдан артык тарихы булган Ватанны саклаучылар көне буыннар бәйләнешен, данлыклы традицияләрнең дәвамчанлыгын гәүдәләндерә.

Һәр буын өчен бу бәйрәм — батырлык, фидакарьлек символы. Ул илебез тарихында үзенчәлекле урын били. Без совет солдатының, Россия солдатының батырлыгын хөрмәтлибез, Ватан бәйсезлеге өчен һәлак булганнарны тирән хөрмәт белән искә алабыз.

Халкыбызның рух ныклыгы һәм туган иленә карата чиксез мәхәббәте Бөек Ватан сугышының авыр елларында аеруча ачык чагылды. Сугыштан соңгы елларда төрле хәрби хәрәкәтләр, локаль бәрелешләрдә хәрби бурычларын намус белән үтәгән һәм бүгенге көндә илебез иминлеген саклаучы батырлар буыны Бөек Ватан сугышы геройларының лаеклы алмашы булды.

Бүген Ватанга хезмәт итүнең данлы традицияләрен дәвам итүчеләргә, патриотизм, антка, хәрби бурыч һәм хәрби туганлыкка тугрылык кебек төшенчәләрне үз тормышында бар нәрсәдән өстен куючыларга зур хөрмәт һәм дан!

Хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә исән-сау туган якларга җиңеп кайтуларын телим. Батыр уллар үстергән әти-әниләренә зур рәхмәтемне җиткерәм. Һәр гаиләгә игелек, бәхет, татулык, ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер, офицерларга һәм солдатларга уңышлы хезмәт, илебезгә тынычлык, иминлек телим.

Бәйрәм белән!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев