САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Әтиләр көне белән тәбрик итә

2021 елдан башлап, РФ Президенты В.В. Путинның 2021 елның 4 октябрьдә чыккан Указы белән рәсмиләштерелгән әһәмиятле гаилә бәйрәмнәренең берсе - Әтиләр көне билгеләп үтелә.

Бу бәйрәм гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтиләрнең әһәмиятен арттыру максатларында барлыкка килде һәм Россиядә октябрь аеның өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә.
Үз гомерендә әти булу шатлыгын татыган, балаларына ата назын, тормышта ныклы терәк һәм яклаучы булырлык әтиләре барлыгын тою мөмкинлеген биргән барлык райондаш ир-егетләрне Әтиләр көне белән котлыйм.
Киләчәктә дә һәр ир кешегә гаилә учагы җылысын тоеп яшәргә, бәхетле уллар һәм кызлар үстерергә насыйп булсын.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев