САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез. Әлеге бәйрәм — кеше тормышын һәм хокукларын яклауда, дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен саклауда әхлакый һәм гражданлык бурычларын намус белән үтәүчеләргә тирән ихтирам билгесе. Сезнең хезмәтегез, еш кына үз гомерегезне куркыныч астына куеп, башкаларның иминлеген тәэмин итү белән бәйле. Сез район халкының тынычлыгы һәм куркынычсызлыгы хакына хезмәт куясыз, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында кешеләргә ярдәмгә ашыгасыз.

Антыгызга тугрылыгыгыз, хезмәт йөкләмәләрен үтәүдә зур җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Полиция хезмәткәрләренең намуслы хезмәте киләчәктә дә районыбызның тотрыклылыгы һәм куркынычсызлыгының нигезе булачагына, закон һәм хокук тәртибен тәэмин итәчәгенә ышанам. Авыр һәм җаваплы хезмәтегездә хәвеф-хәтәрләр — мөмкин кадәр азрак, эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев