САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әнвәр ага тере Сталинны күргән +ВИДЕО

Иске Минзәләбаш авылында гомер кичерүче Гыйльфанов Әнвәр Әбүбәкер улына 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде. Ул юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Әнвәр абыйны "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, авыл ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов, авыл имам-хатыйбы Илдар Әшрафуллин, балалары, туганнары, күршеләре дә тәбрикләделәр һәм сихәт гомер теләделәр.
Ветеранның күңел сандыгында хатирәләр бик күп. Ул яшүсмер чакларын, хезмәт иткән чорларын яхшы хәтерли. Сталинны күргәнен дә бик тәфсилләп сөйләде. Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X