САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нуртдиновларны алтын туйлары белән тәбрикләделәр

Районның хөрмәтле кешеләре — озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган Әдип Хөснимөхәммәт улы белән халык сәламәтлеге сагына зур өлеш керткән Люция Павловна Нуртдиновлар бүген гаиләләренең алтын юбилейларын билгеләп үтәләр.

Бүген алар Сарман урта мәктәбендә урнашкан 2530 санлы сайлау участогында Россия Федерациясе Президентын сайлауларында да катнаштылар һәм үз тавышларын бирделәр. Участокта аларны сюрприз көтә иде. Истәлекле көннәре белән тәбрикләргә балалары, туганнары, дуслары җыелганнар. Алтын парны район, республика җитәкчелеге дә тәбрикләде. Изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырдылар. Нуртдиновларның якыннары да хөрмәт һәм ярату хисләрен матур теләкләре аша әйттеләр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев