САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нигъмәтуллиннар өчен алтын туйлар – гомер бизәге

Күптән түгел Сарман авылында яшәүче Роза һәм Рәшит Нигъмәтуллиннар гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

  • Алар – районыбызның хөрмәтле кешеләре. Рәшит Галиевич гомер буе дәүләт һәм партия органнарында тырыш хезмәт куйды, Роза Алексеевна исә гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Бергәләп өч бала үстерделәр, 4 онык һәм 2 оныкчык үстерештеләр.
    Аларны матур гомер бәйрәмнәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, район башлыгы кул куйган Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Район Башкарма комитетының гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов та хөрмәтле ветераннарга матур теләкләрен җиткерделәр.
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев