Назима Бәдертдин кызына 90 яшь тулды

Сарман авылында яшәүче Бәдертдинова Назима Бәдертдин кызы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, кызы, оныгы изге теләкләрен җиткерделәр. 
Назима апаның хезмәт еллары сөт заводы белән бәйле. 70 яшенә кадәр шунда лаборант булып эшли ул. Тыныч холыклы, сабыр, кешелекле хезмәткәр коллективта тирән ихтирам казана. 
Тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар