САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Наҗия апа гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген Сарысаз-Тәкермән авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Хәсәншина Наҗия Зарип кызы 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Наҗия апа шушы авылда туып үскән, тормыш иптәше белән алты бала үстергән. Яшҗлегендә алты ел тракторда эшләгән, аннан соңгы колхозда төрле эшләр башкарган. Авылдашлары аны сабырлыгы, тырышлыгы, авырлыкларны җиңә һәм тормыштан канәгать була белгәне өчен хөрмәт итәләр.
Наҗия апаны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләрен район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова, авылның мәдәният хезмәткәрләре, якыннары һәм башкалар җиткерделәр.
Наҗия апа хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев