САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәҗибә апага 90 яше икеләтә истәлекле

Бүген Мортыштамак авылында яшәүче Хафизова Нәҗибә Фәткелбаян кызына 90 яшь тулды.

 Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Мортыштамак авыл җирлеге, ветераннар советы әгъзалары, балалары, оныклары да Нәҗибә апаны юбилее белән тәбрикләп, сихәт гомер теләделәр.
- Минем өчен бүгенге көн икеләтә истәлекле. Оныгым Ильяс контракт хезмәтеннән кайтты. Ил-көннәребез тыныч булсын, исән-сау яшик, - диде ул.
Гомере буе авыр хезмәтләр башкарган, эретеп ябыштыручы булып эшләгән Нәҗибә апага карап, бер дә үз яшен бирмисең әле. СөбханАлла, күз тимәсен. Акыллы, төпле фикерле, хәтере дә бик яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев