САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәрит Хөснуллин гүзәл затларга бәйрәм сәламен юллый

Хатын-кызлар- табыннарның бизәге, җирдә булган бөтен ямьнең үзәге. Илләрне дә бар иткән hәм зур иткән хатын-кызның барчасы hәм гүзәле.

Хөрмәтле хатын–кызларыбыз!
Сезне якынлашып килүче 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул — гүзәл затларыбызны хөрмәтләү һәм игьтибар күрсәтү көне. Сез һәрбер тармакта — авыл хуҗалыгы, нефть сәнәгате, җирле үзидарә органнары, хокук саклау, мәгариф, спорт, мәдәният, социаль өлкә, торак-коммуналь хуҗалыгы, элемтә, массакүләм мәгълүмат чаралары, кече эшмәкәрлек һәм башка өлкәләрдә фидакарь хезмәт куясыз.
 Сәламәтлек сагында торучы хатын-кызларыбыз аерым игътибарга лаек. Районыбыз хатын-кызлары җәмәгать тормышында да актив катнашалар. Бүгенге үзенчәлекле тормыш шартларында акыл һәм сабырлык белән яшәргә, вакыт белән бергә атларга өлгерәләр. Сезгә районыбыз үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. 
Төрле өлкәләрдә эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялдагы өлкән буын вәкилләренә, хезмәт һәм тыл ветераннарына, күпбалалы әниләргә һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә рәхмәт сүзләрем барып ирешсен.
Хөрмәтле хатын–кызларыбыз! Бәйрәм белән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, эшләрегездә уңышлар телим. Дөньялар тыныч булып, тормышыгыз шатлык белән тулып торсын!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев