САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Яңа ел бәйрәме уңаеннан район халкына мөрәҗәгате

Хөрмәтле райондашлар!

Куанычлары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, вакыт киеренкелеге, истә калырлык вакыйгалары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел тарихта калачак.

2023 ел да безне сынады. Әмма без проблемаларны хәл итү юлларын бергәләп эзләдек, уңышларга ирештек, туганнарыбызның һәм якыннарыбызның иминлеге өчен, районыбызның үсеше һәм ныгуы өчен хезмәт куйдык. Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларда, милли проектларда катнашуны дәвам иттек. Ел башында Сарманда 24 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды. Куҗак һәм Сөлек авылларында яңа ФАПлар төзелде, өч авылда аларга капиталь ремонт үткәрелде. Мәдәният учаклары, мәктәпләрдә, дини объектларда, «Шәфкать» үзәге, Җәлил картлар йортында ремонт эшләре башкарылды. Район үзәгенең һәм поселокның 11 күпфатирлы йортына капиталь ремонт керде. «Безнең ишегалды» программасы буенча 9 ишегалды төзекләндерелде. Юллар ремонтланды, чиста су белән тәэмин итү челтәрләренә реконструкция үткәрелде. Сарманда, Җәлилдә һәм 8 авылда урам утлары яңартылды. Табигатьне саклау юнәлешендә Сарманның ике күле чистартылып, районда 6 чишмә, ял итү урыннары төзекләндерелде. Ике карьерда рекультивация үткәрелде. Бу программалар буенча эшләребез киләсе елга да дәвам итәчәк.

Районыбызның социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә күрсәткән зур ярдәмнәре өчен Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетына, «Татнефть», «Агрокөч» җәмгыятьләре җитәкчелегенә барлык район халкы исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм!

Кайсы өлкәне генә алсак та, район халкы тырышып эшләде. Нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре фидакарь хезмәт куйдылар. Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр, кече бизнес вәкилләре район икътисадын ныгытуга үз өлешләрен керттеләр. Сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә дә эш дәвам итте.

Төрле пландагы бурычларны хәл итүдә тырышып хезмәт куйган һәр сарманлыга, махсус хәрби операциядә илебез иминлеге өчен геройларча көрәшүче сугышчыларыбызга оештырылган ярдәм хәрәкәтенә кушылып, районда бу эшне җәелдерүдә даими эшләүче волонтерларга, гади авыл, поселок халкына чын күңелдән олы рәхмәтемне җиткерәм. Күңел җылыгызны кызганмый, тырышып ярдәм итүегез, киң күңелле, шәфкатьле, ярдәмчел булуыгыз өчен зур рәхмәт! Дөньялар тынычланып, егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар!

2023 ел Россиядә Укытучы һәм остаз елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үтү белән истә калачак. Күп еллар дәвамында башкарылып килгән халыкара, динара дуслыкны ныгыту, тәрбия эшенә даими зур игътибар бирү курсын Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында да дәвам итәчәкбез. 2024 елда "Җәлилнефть"нең — 65, Җәлил поселогының 60 еллык юбилейларын каршы алачакбыз.

Киләсе елда безне зур һәм җаваплы сәяси кампанияләр — март аенда Россия Президентын сайлау, сентябрьдә ТР Дәүләт Советына сайлаулар көтә. Бары уртак көч белән генә алда торган бурычларны үти, иңгә-иң куеп эшли, яши алачагыбызга ышанам, хөрмәтле райондашлар!

Яңа 2024 ел һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык, игелек һәм мәхәббәт белән керсен, барлык хыялларыгызны һәм өметләрегезне акласын, югалтулар булмасын!

Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, ак бәхетләр телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев