САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мөсфия апа гомер бәйрәмен җырлап каршы ала

.

Бүген – 23 апрель көнне Сарман авылында яшәүче тыл ветераны Хафизова Мөсфия Шәймөхәммәт кызына 90 яшь тулды.
 Сугыш башланганда, Мөсфия апага 10 яшь була. “Шул вакыттан бирле эшләдем дә эшләдем”, - ди ул, авыр сугыш елларына туры килгән балачагына тукталып. Ул гомер хатирәләренә генә тукталып калмады, яшьлегенең моңлы җырларын да көйләп алды.
 Мөсфия апаны район башлыгы исеменнән гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны юбилее белән  халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ләйсән Мортазина да тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
 Мөсфия апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

 Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев