Мөҗәһит абый бүген дә тормыштан ямь табып яши
Бүген Мортамак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Аздахов Мөҗәһит Салихҗан улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мөҗәһит абый сугыш һәм аннан соңгы еллар авырлыкларын кичерә, яшьли колхозда эшли башлый. Соңыннан Новокузнецк, аннан соң Кемерово шәһәренә китә, энергоремонт идарәсендә хезмәт куя. 2004 елда тормыш иптәше Хәлимә апа белән кабат туган якларына кайта.
Юбилярны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырды. Ветеранга котлау сүзләрен шулай ук Мортамак авыл җирлеге башлыгы Илдар Һадиуллин, ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлова җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев