САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мөхәммәткәшиф абый 90 яшен тутырды

Әлмәт авылында яшәүче Шәйхзадин Мөхәммәткәшиф Шәйхзада улына бүген 90 яшь тулды.

Ветеранны олы юбилее белән тәбрикләп, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин аңа Рәсәй Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды, хәерле гомер теләде. Юбилярны шулай ук Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, “Сарман” агрофирмасы белгече Энҗүдә Әхмәтшина, авыл ветераннар советы рәисе Хәмит Рамазанов, якыннары котладылар, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Мөхәммәткәшиф абый үзен зурлап килгән һәркемгә рәхмәт белдерде, бергәләп тормышыннан истәлекләр барлады.
Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев