САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Минзәләбаш авылында туып, Мортышбаш авылында гомер итүче Әһелтдинова Әнисә Мисхәт кызының бүген -55 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп , бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.

Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Туар таңнарың һәрчак нурлы, күк йөзең аяз булсын. 
Илле биш яшь, матур гомер дисең, 
Борчылма син килгән картлыкка. 
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай, 
Калган гомерең үтсен шатлыкта. 
Рәхмәт сиңа, мең-мең рәхмәт, 
Бар гомереңә булдың түземле. 
Сәламәт бул, һичбер кайгы күрмә, 
Ходай олыласын үзеңне. 
Озын гомер бирсен Ходай, дибез, 
Кояш сиңа бирсен яктылык. 
Барлык балаларың, оныкларың, 
Китерсеннәр бары яхшылык. 
Иң изге теләкләр белән, балаларың, оныкларың, кода-кодагыйлар. Бу теләкләргә әтиебез Закария да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев