САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Миңненур апа 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген Илексаз авылында гомер кичерүче Әхмәтҗанова Миңненур Хуҗа кызына 95 яшь тулды.

  • Миңненур апа Илексаз авылында туып үскән, гомер буе күмәк хуҗалыкта хезмәт куйган. Тормыш иптәше – сугыш ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан абый белән биш бала үстергән. Бүгенге көндә алар балаларының игелекләрен, 11 онык һәм 16 оныкчыкларының куанычларын күреп яшиләр.
    Миңненур апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләрен район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәридә Рәхимова, Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, авыл ветераннар советы рәисе Рәмзия Харисова җиткерделәр.
    Миңненур апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев