САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

“Мин әле яшим, Алла боерса”, - ди 90 яшьлек Әминә апа

Сөлек авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны, I, II дәрәҗә “Ана даны” медале иясе Мөхәмметдинова Әминә Гали кызы бүген олуг юбилеен билгеләп үтте.

Гомер бәйрәме белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, балалары, якыннары тәбрикләделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Фәндәс Әнәсович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды.
- Мин үләргә җыенмыйм әле, Алла боерса, яшим әле. Сезгә дә минем гомерләрне, шушындый хөрмәт насыйп булсын, - диде Әминә апа.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев