САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әминә апаның да гомер бәйрәме җиткән

.

 Иртәгә – 20 ноябрь көнне Яңа Минзәләбаш авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Миңнеголова Әминә Мәрданша кызының – 90 яшьлек юбилее. 
 Әминә апа Әлмәт районының Мактама поселогында туган. Сугыш елларында көченнән килгәнчә колхозда эшли. 7 сыйныфны тәмамлагач, сәүдә тармагында хезмәт куя. 1951 елда Нургали абый белән гаилә коралар, бергәләп ике бала үстерәләр. 1974 елда гаилә Җәлил поселогына күчеп килә. Әминә апа биредә - “Сөләйнефть” идарәсендә төрле эштә, соңрак “Җәлилнефть” идарәсенең ярдәмче хуҗалыгында эшли һәм лаеклы ялга да шуннан чыга. 
 Әминә апаны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Җәлил поселогы җитәкчелеге вәкилләре, нефтьчеләр җиткерделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
 Әминә апа хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
 Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – Зөлфия Шәриповадан һәм Җәлил поселок башкарма комитетыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев