САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Миграция хезмәте, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре элекке хезмәттәшләрен котладылар

Сарман авылында гомер итүче Маннанова Фәния Сәит кызы бүген 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Аны гомер бәйрәме белән Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча бүлеге хезмәткәрләре, эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Халит Гарифуллин, шәхси состав белән эшләү буенча бүлек начальнигы ярдәмчесе Алсу Галләмова, элекке хезмәттәшләре Розалия Фатыйхова, Гөлүсә Харисова һәм башкалар котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча бүлеге начальнигы Азат Миннәхмәтов Фәния Сәит кызына Миграция мәсьәләләре буенча хезмәт оешуның 300 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек медале тапшырды. Элекке хезмәттәшләрнең бәйрәм табыны артында сөйләшеп сүзләре бетмәде: алар паспорт өстәленең үткән юлын, эшнең нечкәлекләрен искә төшерделәр, тынгысыз хезмәттә узган елларны барладылар, бергә эшләгән хезмәттәшләрен искә алдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев