САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәгъдәнүс апа 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте

.

Сарман авылында яшәүче Даутова Мәгъдәнүс Фәррах кызына бүген 90 яшь тулды. Хөрмәтле юбилярны тәбрикләргә балалары, кияүләре, онык-оныкчыклары, кодагыйлары, туганнары, күршеләре җыелдылар, мул табын артында кадерле кешеләренә изге теләкләрен җиткерделәр. Мәгъдәнүс апаны Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ләйсән Мортазина да тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгының истәлек бүләген тапшырды. Ике кыз тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарган Ана бүгенгә көндә онык-оныкчыкларга сөенеп яши. Аларның, яратып: "Исәнме, әби, ничек хәлләрең?" - диюләре аны канатландырып, яшәртеп җибәрә. Ил-көннәргә тынычлык, барлык якыннарына сәламәтлек, куанычлы тормыш тели ул. Үзенә дә киләчәк гомерендә саулык, кадер-хөрмәт телибез.

Реклама

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X