САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәсрүрә апаны туган көне белән тәбрикләделәр

Бүгенге көндә Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Мәсрүрә Хәсәновага 3 декабрьдә 75 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, истәлек бүләкләре белән чәчәк бәйләме тапшырды. Район ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Асыляр Харисов та юбилярга хөрмәт сүзләре ирештерде һәм “Светводканал” җәмгыяте директоры Дамир Галиев исеменнән истәлек бүләге тапшырды.
Мәсрүрә апа шактый еллар Сарман хәзерләүләр конторасында хезмәт куйган. Ветеран безгә тугры абунәчебез буларак та якын. Сарманда яшәгәндә, ул “Сарман” газетасын редакциядән килеп ала иде. Бүгенге көндә дә гәҗит-журналлардан аерылмый әле ул: аларны интернат-йортның китапханәсеннән алып укый. Без дә Мәсрүрә апаны гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез һәм сәламәтлек, ныклык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев